Районнарда терлекчелек буенча 2021 елга йомгаклар ясау дәвам итә

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Чүпрәле районында терлекчелек тармагы буенча  2021 елга  йомгаклар ясадылар һәм 2022 елга планнар билгеләделәр.

Семинар "Чынлы" хуҗалыгында узды. Ул 2 нче номерлы сөт-товар фермасында башланды. Терлекчелек тармагына йомгаклар ясау өчен бу хуҗалык очраклы  гына сайланмаган. Биредә терлекләрнең гомуми  саны 2900 башка җитә, шулардан 1600  баш  - сыерлар. Район сөтенең 38 проценты -  8844 тонна "Чынлы" хуҗалыгында җитештерелә. Бер сыердан сыердан  уртача савым 9827 кг тәшкил итә, киңәшмәгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре чакырылган иде. Район башлыгы Марат Гафаров һәм семинарда катнашучылар хуҗалык эшчәнлеген оештыру белән таныштылар.

Аннары чара Кече Чынлы мәдәният йортында дәвам итте. Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең ПМО башлыгы Эмиль Габбасов җитәкчеләрне һәм белгечләрне агымдагы ел күрсәткечләре һәм 2022 елга план күрсәткечләре белән таныштырдылар. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгын цифрлаштыру мәсьәләсенә дә аерым игътибар бирелде. Агымдагы елның гыйнварыннан савым терлекләрен үз терлекләрен арттыру исәбенә яңарту башланачак.

Район башлыгы Марат Гафаров семинарга йомгак ясап, терлекчелек – хуҗалыкта тәүлек буе башкарыла  торган хезмәт, диде.

 "Хайваннар да кешеләр кебек. Шулай ук авырыйлар, шулай  ук ашарга сорыйлар. Аларны карарга, вакытында саварга кирәк, берәр эшне үтәми калсаң,  уңыш  көтмә инде.  Әлбәттә, барлык  нәрсәне  план буенча һәм алдан  исәпләп, вакытында  башкарсаң,  терлекләргә тотылган  чыгымнар үз нәтиҗәсен бирәчәк. Моның өчен райондагы хуҗалыкларны чагыштырып  карау  да  җитә: кайдадыр савым яхшы, ә кайдадыр сөтне  ике тапкыр кимрәк алалар. Авыл хуҗалыгында терлекчелектән башка ерак китеп булмый, без моны  истә тотарга һәм яхшы нәтиҗәләргә  ирешүгә омтылырга тиеш", - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.

Терлекчелек темалары буенча киңәшмәләр республиканың башка районнарында да узды. Ютазы районында район башлыгы Аяз Шәфигуллин белән бергә фермаларны карап чыктылар. “Таң” ҖЧҖ, “Уңыш” ҖЧҖ, “Вафауллин” КФХсы фермаларында  булдылар.    

Шушы көннәрдә Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре делегациясе Апас муниципаль районының "Ибраһимов һәм К" АХП ҖЧҖендә булдылар. Делегация хуҗалык эшчәнлеге һәм терлекләрне кышлату белән танышты.

Әлеге семинарлар, барыннан да элек, тәҗрибә уртаклашу функциясен үти. Биредә белгечләр, зоотехниклар эре мөгезле терлекләрне тоту технологияләре, бозаулату бүлекләренең эшен оештыру үзенчәлекләре, бозау караучыларның төрле  яшьтәге бозауларны карау, таналарның  санын арттыру, яңа туган бозауларга угыз һәм сөт эчерү технологиясе, терлекләрне коры һәм концентрацияле азыкка ияләштерү, ветеринария препаратларын һәм азык өстәлмәләрен куллануның нәтиҗәлелеге турындагы мәгълүмат белән уртаклашалар, терлекләрдә була  торган төрле авыруларны профилактикалау турында сөйлиләр.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International