“Ел җитәкчесе – 2021” республика иҗтимагый конкурсы лауреатларының исемнәре билгеле булды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Бүген «Ел җитәкчесе – 2021» конкурсында җиңүчеләрне  бүләкләү тантанасы узды. Аларны 7 номинация буенча билгеләделәр: “Югары конкурентлылык сәләте өчен”, “Инвестицион активлык өчен”, “Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”, “Кадрлар куәтен актив үстергән өчен”, “Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен”,  “Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен”.

Конкурста катнашучылар исемлеге республика министрлыклары һәм ведомстволары, шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләре, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм Татарстан Һөнәр берлекләре федерациясе тәкъдимнәре нигезендә төзелде.

Конкурста катнашу өчен барлыгы 120 тәкъдим җибәрелгән иде. Лауреат исеменә 2021 елда үз коллективлары белән бергә конкурс номинацияләрендә каралган эшчәнлек юнәлешләрендә предприятие күрсәткечләрен югары дәрәҗәгә җиткергән  97 җитәкче дәгъва кылды.

 Шулай итеп, “Инвестицион активлык өчен” номинациясендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының "Мир" ҖЧҖ генераль директоры Елена Собина җиңү яулады. “Кадрлар куәтен актив үстергән өчен” номинациясендә Мамадыш муниципаль районының “Прод. программа” АПК”  ҖЧҖ генераль директоры Рифат Мотыйгуллинны бүләкләделәр.  

“Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен” номинациясендә Арча муниципаль районының «Казанка АФ» ҖЧҖ директоры Айдар Сабиров җиңүче дип танылды. “Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен” номинациясендә Актаныш муниципаль районының “Әнәк” агрофирмасы” ҖЧҖ җитәкчесе Фәрис Фәтхиев  бүләкләнде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International