Министрлыкта республикага тилчә авыруы керүдән профилактика чараларын күрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында оператив штаб утырышы узды. Көн тәртибендә - тилчә  авыруыннан   профилактикалау мәсьәләләре. Бу Оренбург өлкәсендә авыру чыганагы  теркәлүгә бәйле.

Штаб утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Төп нотык белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов чыгыш ясады. Муниципаль районнар вәкилләре видеоэлемтә режимында тоташтырылган иде.

 "Тилчә – кешегә дә күчәргә мөмкин булган    аеруча куркыныч инфекция. Ул тояклы йорт һәм кыргый хайваннар өчен куркыныч. Аның  белән эре һәм вак мөгезле терлекләр, дуңгызлар авырый. Тилчәгә   яшь хайваннар тизрәк  бирешүчән. Аларда авыру карт  терлекләрдәгегә караганда   авыррак уза. Тилчәнең төп клиник билгеләре – хайваннарда авыз кушлыгының  лайлалы тышчасында, җилен өстендә, тоякларында  куыклар барлыкка  килә", - дип аңлатты  Алмаз Хисаметдинов.

Кешеләр тилчә белән авыру хайваннарның кайнатылмаган сөте һәм аннан әзерләнгән   продуктлар аша, сирәгрәк итләре аша   йогышланырга мөмкин.

илчәдән   икътисадый зыян бик зур. Тилчә  ачыкланганда, булган  бар  терлек кан чыгармыйча үтерелә һәм яндырыла.

“Шуңа бәйле  карантин чараларын көчәйтергә кирәк. Оренбург өлкәсе территориясеннән терлекләр кертүне тыярга, Меркурий системасы буенча терлекләр  кертүне контрольдә тотарга, кирәк булса, имин булмаган төбәкләр  чигендә  постлар урнаштыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк”, - дип тәмамлады утырышны Марат Җәббаров.

Барлык тәкъдимнәр оператив тәртиптә республиканың һәр муниципалитетына җиткереләчәк.  

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International