АПК экспертлары Үз фермерлыгым (Своё Фермерство) сервисы аша аграрийларга бушлай консультацияләр бирә башладылар

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Россельхозбанкның Своё Фермерство экосистемасында фермерлар өчен яңа сервис – «Агроконсультант» барлыкка килде. Аның  ярдәмендә аграрийлар К.А.Тимирязев  исемендәге Россия дәүләт аграр университеты – МСХА мөгаллимнәреннән  квалификацияле персональ консультацияләр ала алалар. Экспертлар телеграмма ярдәмендә онлайн рәвештә – консультация бирергә, ә кирәк очракта шәхсән элемтәгә керергә әзерләр.

 Хәзер экспертлар «Туфрак», «Агрохимия» (ашламалар, үсемлекләрне яклау), «Җиләк-җимеш», «Яшелчә» һәм «Бөртекле» культуралар өлкәсендәге проблемаларны хәл итүдә ярдәм итә алачаклар. Сервисдан файдаланучыга,    үз сорауларын биреп, кире элемтә өчен контакт белешмәләрен  калдыру да җитә. Очракның катлаулылыгына һәм үзенчәлегенә карап, мөрәҗәгать  итүчегә төгәллек өчен өстәмә  сораулар бирелергә мөмкин. Җавапны көтү вакыты 1-3 көн булырга мөмкин, чөнки мөмкин кадәр  сыйфатлы җавап бирү өчен мәсьәләне җентекләп өйрәнү таләп ителә.

 Интернетта конкрет мәсьәләләр буенча каршылыклы фикерләр бик күп, ә «Агроконсультант» чатында кирәкле темаларны белүче экспертлар җавап бирә. Фермерларның сорауларына җавапларны биология һәм авыл хуҗалыгы фәннәре докторлары, җир, геология һәм ландшафт эшләре; агрономия, биологик  химия һәм радиология; үсемлекләрне яклау; яшелчәчелек; үсемлекчелек һәм болын экосистемалары; җиләк-җимеш; виноградчылык һәм шәраб җитештерү кафедрасы профессорлары бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International