Татарстанда Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» масштаблы белем бирү проекты кысаларында 40 кеше укып чыкты. Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында теоретик белемнәр алу һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практик дәресләр рәвешендә узды. Студентлар «Терлекчелек», «Кошчылык», «Атчылык», «Үсемлекчелек» юнәлешләре буенча белем алдылар.
“Фермер мәктәбе” - авыл хуҗалыгы өчен һөнәри кадрларны теоретик һәм практик өйрәтү максатында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, профильле югары уку йорты, эре бизнес һәм фермерлар мөмкинлекләрен берләштерүче уникаль проект.
Катнашучылар ике ай дәвамында теоретик белемнәр генә үзләштереп калмыйча, фермер хуҗалыклары эшчәнлегенең хокукый аспектларын, финанс бизнес-модельләрен, маркетинг нигезләрен дә өйрәнә алдылар. Укырга килүчеләр иң яңа агротехнологияләр белән таныштылар, тармакның алдынгы предприятиеләрендә укулар уздылар, эре холдинглар белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнделәр.
“Фермер мәктәбе” аграрийларны бизнес үстерү өчен кирәкле Своё Фермерство и Своё Родное цифрлы платформаларның өстенлекләреннән файдаланырга өйрәтте. B2B-Своё Фермерство платформасы хуҗалык алып бару өчен кирәкле барлык әйберләрне: техника, терлекләр, орлыклар, ашламалар сатып алырга, хезмәткәрләр табарга, кырларны дистанцион мониторингка тоташтырырга мөмкинлек бирә. Ә B2C-Своё Родное маркетплейсы – ул киң аудиториягә фермер продукциясен сату өчен онлайн-кибет.
Татарстанда “Фермер мәктәбе” икенче тапкыр узды. Бу елның язында 24 кеше ике юнәлеш: «Сөт-ит терлекчелеге» һәм «Кошчылык» буенча түләүсез нигездә укулар узган иде.