Марат Җәббаров Марий Эл Республикасында «Звениговский» предприятиесндә булды

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Звениговский» берләшмәсендә булды. Аның белән бергә  министр урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Рафаэль Фәттахов, шулай ук Арча муниципаль районының авыл  хуҗалыгы  идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов һәм Балтач муниципаль районының авыл  хуҗалыгы  идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин  йөрделәр.

Делегация «Звениговский» ит комбинатының җитештерү цехларын карады. Кунаклар сөт заводында, су һәм газлы эчемлекләр тутыру цехында, сугым, консервлар, казылык җитештерү цехларында булдылар, анда сөт һәм ит эшкәртүнең тулы циклы белән таныштылар.

 Алга таба предприятие җитәкчесе Иван Казанков Министрлык вәкилләрен «Звениговский» терлекчелек комплексы эше системасы белән таныштырды. Комплекста 212 мең баш дуңгыз һәм 11 мең баш мөгезле эре терлек тотыла,  катнаш азык заводы бар, анда  тәүлеккә  470 тоннага якын концентрацияле азык әзерләнә.

Марат Җәббаров, «Звениговский» берләшмәсе, Марий Эл Республикасыннан тыш, Татарстан Республикасында да актив эшчәнлек алып бара, Әлки һәм Алексеевск районнарында  савым терлеге тотучы  иң эре предприятиеләрнең берсе, дип билгеләп үтте.

 «Без «Звениговский» берләшмәсенең безнең республикада актив эшчәнлек  алып баруын күрәбез, ул сөт терлекчелеге, мөгезле эре терлек симертү, үсемлекчелек, технологияне модернизацияләү буенча җитди  эшләр башкара, шуңа күрә предприятие җитәкчесе белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итәбез», - дип өстәде министр.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International