Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россиядә яшелчәләр бәясенең төшүен фаразлый

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләрнең сезонлы артуыннан соң яшелчәләр бәясенең төшүе өчен алшартлар барлыкка килүен фаразлый. Россиядә ел башында яшелчә продукциясенә бәяләр арту күбесенчә сезонлы факторларга һәм гадәттәгечә импорт күләменең   артуына  бәйле, әмма бәйрәмнәрдән соң аңа ихтыяҗ кимү бу продукциягә бәяләрнең төшүенә китерәчәк, дип белдерделәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Анда шулай ук шуны  да билгеләп үттеләр,  узган ел  әлеге секторда, Россия  Федерациясе субъектларының башлангыч белешмәләре буенча, 5,3 миллион тоннага якын ачык грунт яшелчәсе җыелган, бу 2020 ел дәрәҗәсендә диярлек. Бәрәңге 6,7 миллион тонна җыелган, кышкы теплицаларда яшелчә уңышы рекордлы дәрәҗәдә -1,4 миллион тонна булган.

 Сөткә һәм сөт продукциясенә бәяләр дә сезонлы тенденцияләргә туры килә, дип дәвам иттеләр матбугат хезмәтендә: көзге-кышкы чорда сөт җитештерү күләме, гадәттәгечә, кими, ә җитештерү чыгымнары арта, һәм бу, тулаем алганда, бәяләр үзгәрешенә  йогынты ясый. Шул ук вакытта, сырларның бәясе 0,3%ка кимегән, беренче категорияле тавык йомыркасы – 3,6%ка, ә икенче категориясе 3,3%ка арзанайган. Шулай ук узган атнада карабодай ярмасына бәянең - 1%ка, вермишельгә - 2,1%ка һәм макаронга 0,1%ка кимүе күзәтелә.

 Министрлык мәгълүматларына караганда, җитештерүчеләрдә дуңгыз ите бәясе бер атна эчендә 4%ка кимегән, тавык ите үзгәрешсез калган, ә сыер  итенең бәясе - 0,3%ка һәм сарык итенеке 1%ка арткан.

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International