11 сентябрьдә, шимбә көнне, Арча районында Яңа Кырлай авылында традицион бәйрәм – Ат көне оештырылачак. Бу көнне ат-спорт ярышлары үткәрелә. Чараның тантаналы ачылышы 11.00 сәгатькә планлаштырылган. Ат чабышлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Атчылык һәм ат спорты федерациясе ярдәме белән уздырыла. Мәртәбәле кунаклар көтелә.
«Казан» агросәнәгать паркында «Бакчачы көне - 2021» бакча-яшелчәчелек хуҗалыгы күргәзмә-фестивале ачылды. Бу мәйданчыкта республика бакчачыларының бәйрәме бишенче тапкыр уздырыла. Быел чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Татарстан Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин бар иде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агроиминләштерүнең проблемалы мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Җыелыш Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә узды. Чарада министр урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Ленар Гарипов, районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, фермерлар, инвесторлар һәм иминият компанияләре вәкилләре катнашты.
11 сентябрьдә Казанда Чехов базары территориясендә «Туган як» проекты кысаларында фермер продуктлары ярминкәсе узачак.
Россельхозбанктан Үз фермерлыгым экосистемасында теләсә кайсы фермер тиз арада онлайн режимында терлекләр сатып алырга мөмкин. Ә "Терлек паспорты" дигән цифрлы яңа сервис аның сәламәтлеге турында актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.
“Россия тәмнәре” конкурсына Татарстаннан 17 җитештерүче гариза биргән. Алар арасында: «Татар Балы» авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү-сату-тәэмин итү буенча кулланучлар кооператив (СПССПК), «Азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ, «Кәүсәр» АХҖК, «Каприно» ҖЧҖ (Лаеш сыр заводы), «Камамбер» ҖЧҖ, «ТД ЭМИЗ» ҖЧҖ, 1 нче пекарьня, «Агрокөч» АҖ, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» ҖЧҖ, “Бәхетле” сәүдә йорты” ҖЧҖ, “Милли сәүдә маркасы” Татарстан Республикасы ДУП һ.б.лар бар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы Президиумы утырышы узды. Утырышта «Түбән Кама икмәк комбинаты» АҖ генераль директоры Лилия Гатауллина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Хуҗина, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенең матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова катнашты, районнарның һөнәр берлекләре оешмалары, тармак предприятиеләренең башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары рәисләре, республика Һөнәр берлеге оешмасының контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары катнаштылар. Утырыш Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республика комитеты җитәкчесе Фәридә Гарифуллина рәислегендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Казан аграр университетының тантаналы линейкасында катнашты. Ул студентларны, мөгаллимнәрне һәм аларның ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «2021 елгы урып-җыю кампаниясе йомгаклары һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә грант ярдәме» темасына брифинг үткәрде.
Социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурс дәвам итә. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.