Тирес куллану турында яңа закон проекты әзер продукциягә җитештерү чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Дәүләт Думасына тиресне органик ашлама буларак куллану турында закон проекты кертелде. Ул АПК предприятиеләрендә ябык икътисад принципларын гамәлгә  ашырырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүген экологик иминлек һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәү мәсьәләләре икътисадның барлык өлкәләренә һәм тармакларына кагыла. Бизнес экологик таләпләргә җавап бирергә тиеш  һәм авыл хуҗалыгы да монда искәрмә түгел.

 Моннан тыш, югары конкуренция шартларында терлекчелек предприятиеләре әзер продукциянең үзкыйммәтен киметү өчен  яңа ысуллар эзли, шул исәптән табигатьне саклау чараларына (калдыкларны утильләштерүгә һәм эшкәртүгә) чыгымнарны оптимальләштерү исәбенә дә. Тармакны җайга салуны ачык итү вәзгыятьне үзгәртергә мөмкин, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тиресне һәм тавык тизәген органик ашлама буларак кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

 Россиядә органик ашламалар базары мөмкинлеген  тикшерү секторның алга таба үсешен күрсәтә. Базар үсешенә Кытай, Вьетнам, Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Һиндстанда «органика» кытлыгы һәм туфракның  бик  тиз ярлылануы да ярдәм итә. Тармакка Россиядә һәм дөнья күәмендә  органик азык-төлек базарын актив оештыру да стимул бирә. Органик  продукция  җитештерү өчен агробизнес минераль ашламаларны күпләп кулланудан баш тартырга һәм «органика»  ашламаларын  куллануны арттырырга тиеш булачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International