Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Дәүләт Думасы комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашу узды

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашу узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Ленар Гарипов, Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Яна Сирюкова һәм "Россельхозбанк"ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова катнашты.

 Яклар язгы кыр эшләренә әзерлек турында фикер алыштылар. Аерым игътибар минераль ашламалар белән тәэмин ителү мәсьәләсенә  бирелде. Марат Җәббаров Татарстанда минераль ашламалар сатып алу  буенча йөкләмәләрнең тулысынча үтәлеп  килүе турында әйтте. Исегезгә төшерәбез, билгеле бер чорда сатып алынырга  тиешле  күләмнәр күрсәтелгән  айлык план төзелгән иде. Бу чара минераль ашламаларга  кытлык булдырмау һәм  авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне алар  белән кирәкле  күләмдә  тәэмин итү өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кертелде.

Очрашу йомгаклары буенча Татарстан ягыннан АПК тармакларын алга таба үстерүгә кагылышлы тәкъдимнәр җыелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International