Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Министрлык делегациясе Казан дәүләт энергетика университеты эшчәнлеге белән танышты.
Югары уку йорты белән танышу читтән килгән студентлар өчен уңайлы шартлар тудырылган тулай торакны караудан башланды. Университетның шундый заманча 4 торак корпусы бар, хәзерге вакытта аларда 2000нән артык кеше яши.
Аннары кунакларга «Электрос Скиллс» гамәли квалификацияләр үзәген күрсәттеләр, анда студентлар электромонтажник һәм электромонтер белгечлекләре буенча практик укулар узалар. Шунда ук аеруча сәләтле студентларны төрле һөнәри осталык чемпионатларына әзерлиләр.
Аннары Марат Җәббаров уку йорты җитәкчелеге белән бергә энергетикларга багышланган мемориалга чәчәкләр салды. Анда республиканың энергетика сәнәгатен булдыруның барлык чорлары сурәтләнгән.
Энергияне саклау өлкәсендә компетенция һәм технологияләр үзәгенә аерым игътибар бирелде. Биредә төрле инновацион эшләнмәләр тәкъдим ителгән: альтернатив энергия чыганакларыннан алып «акыллы йорт» системасына кадәр.
Әлеге үзәк түбәндәге максатларны тормышка ашыру өчен булдырылган:
- КДЭУның фәнни мөмкинлекләреннән энергияне саклау буенча проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру өчен нәтиҗәле файдалану;
- энергияне һәм ресурсларны саклау технологияләрен алга этәрү;
- халык һәм предприятиеләр арасында ягулык-энергетика ресурсларын сакчыл куллану моделен популярлаштыру;
- яңа энергия саклау технологияләрен һәм материалларын тикшерү, сынау һәм анализлау.
Су ресурслары һәм аквакультура кафедрасында министр һәм аның урынбасарлары сулыкларда яшәүче объектлар белән таныштылар. Биредә уылдык чәчүче мәрсин балыклары, тилапия балыклары аквариумы һәм башка бик күп нәрсәләр бар. Кафедрада уку процессында теоретик һәм практик белемнәр алу өчен барлык шартлар да тудырылган.
Югары уку йорты һәм Министрлык арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында түгәрәк өстәлдә фикер алыштылар.
Очрашу барышында Су ресурслары һәм аквакультура кафедрасы мөдире Марина Калайда яңа биотехнологияләр паркын булдыру тәкъдиме белән чыкты. Максат: авыл хуҗалыгының биоорганик калдыкларын нәтиҗәле утильләштергәндә югары сыйфатлы аквабиокультуралар продукциясен алуга юнәлтелгән инновацион экологик технологияләрне белем бирү процессына кертү.
«Предприятиеләрне энергия белән тәэмин итү, биналар һәм корылмалар төзү» кафедрасы мөдире Владимир Ильин югары уку йорты белгечләре тарафыннан үткәрелгән энергетика аудиты турында сөйләде.
Марат Җәббаров, үз чиратында, Министрлыкта да бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.
«Без хәзер берничә авыл хуҗалыгы предприятиесендә энергетика аудитын уздырабыз. Без бу ысулны җитештерүнең энергетик нәтиҗәлелеген билгеләү өчен шактый нәтиҗәле дип саныйбыз. Без сезне үз эшләнмәләрегез, инновацион ысулларыгыз белән коллегиядә катнашырга чакырабыз», - дип билгеләп үтте министр.