Тәҗрибә алмашу: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Пермь крае делегациясяе булды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Пермь крае делегациясен кабул иттеләр. Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов һәм Марсель Мәхмүтов, шулай ук «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты. Пермь крае делегациясен Пермь краеның агросәнәгать комплексы министры Павел Носков җитәкләгән һәм министрның беренче урынбасары Татьяна Пестова килгән иде.

Очрашуда катнашучылар авыл хуҗалыгының түбәндәге актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар: авыл хуҗалыгы җирләрен цифрлаштыру, субсидияләр биргәндә цифрлы чишелешләр куллану, АПКның аналитик эш тәҗрибәсе (хисаплылык һәм мониторинг), фермерларга мөгезле эре терлекләр һәм   инфраструктура буенча ярдәм итү.

 "Цифрлаштыру ярдәмендә АПК тармагын  ачык, үтә күренмәле итәргә мөмкин. Шуңа күрә без хәзер бу юнәлештә бик зур эш алып барабыз: яңа җайланмалар, яңа техника, яңа программалар кертәбез. Без исәпкә  алу  программаларыннан файдаланучы үзебезнең барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә анализ ясадык. Алар 23-27% диярлек  табыш  алалар. Аннан файдаланмаучыларның  табышы 7-8%,  бу - мөһим күрсәткеч", - дип хәбәр итте Наил Залаков.

 Делегация, үз чиратында, бердәм цифрлы экосистема һәм «Агрополия» ярдәмче проекты - кирәкле объектлар турында мәгълүмат җыю, саклау, анализлау һәм график визуализация системасы белән кызыксынды.

 "Безнең өстенлекле бурычлар берничә. Беренчесе - цифрлаштыру. Моның өчен без программа продуктларына күчәбез һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр белән онлайн рәвештә мәгълүмат һәм хисаплар алмаша башлыйбыз. Мондый эшчәнлек мәгълүмат, аналитика  җыю өчен мөһим. Бу   барлык процессларны яхшырак аңларга  һәм аларда була  торган  хаталарны   тотарга мөмкинлек бирә. Безнең икенче бурыч - барлык кырларны сканерлау һәм мониторинглау. Сез боларның барысын да эшләдегез инде, шуңа күрә безгә сезнең тәҗрибә бик кызыклы", - дип билгеләп үтте Павел Носков.

Бүген яклар аларны кызыксындырган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, ә иртәгә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән урыннарда танышу өчен эшлекле сәфәр оештырылачак.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International