Россельхозбанк 2021 елда Татарстан агросәнәгать комплексына 21 миллиард сум кредит ярдәм күрсәтте

2022 елның 25 гыйнвары, сишәмбе

2021 елда Россельхозбанк Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына 21 миллиард сум кредит     бирде. Аларның 14,3 миллиард сумы сезонлы эшләргә китте.  Россельхозбанкның Татарстан филиалы ташламалы кредит бирү кысаларында 19 миллиард сум акча бирде, бу узган календарь елына  караганда 41 процентка күбрәк. Шуның 4,5 миллиард сумын кече хуҗалык предприятиеләре алды, бу 2020 елдагыга караганда 7 тапкыр күбрәк. Хәзерге вакытта Россельхозбанк кыска сроклы ташламалы кредит бирү программасын гамәлгә ашыру буенча төбәктә лидер булып тора. Төбәк базарында филиал өлеше 50 % тәшкил итә, шул исәптән кече    хуҗалыкларга  кредитлар бирү  буенча – 81 %.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International