«Обнимама»га – 4 ел

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының балалар ризыгы  брендына 4 ел тулды. Ул 2018 елда барлыкка килгән иде, ул чакта стерилизацияләнгән, адаптацияле «Грудничок» сөт катнашмасы урынын ультрапастеризацияләнгән    «Адамилк-1» һәм «Адамилк-2» сөт катнашмалары алды. Шул вакыттан сөт катнашмалары һәм балалар өчен барлык продукция яңа «Обнимама» бренды астында чыга башлады.

Бүгенге көндә «Обнимама» Татарстан, Башкортстан, Чуашия, Мари, Удмуртия республикаларының, Оренбург, Түбән Новгород, Самара, Тольятти, Пермь һәм Ульяновски шәһәрләренең 4500дән артык сәүдә ноктасында сатыла.

2022 елда «ЗМК» җәмгыяте продукция  линейкасын  3 яшьтән зуррак булган  балалар өчен  пюрелар һәм эремчекләр  белән  киңәйтүне  планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International