Бүген министр урынбасары Рафаэль Фәттахов Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында «Ак Барс» кошчылык комплексы базасында булды. Биредә катнаш азык ташу өчен КамАЗ-5490 газ автомобильләре файдалануга кертелгән.
Республикада гамәлгә ашырыла торган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2001 елның 24 маендагы 362 номерлы карары белән расланган сыекландырылган табигый газ (СПГ) базарын үстерү буенча ярдәмче программа кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан агросәнәгать комплексында СПГ кертүнең берничә юнәлеше карала.
СПГ– ул Цельсий буенча 162 градуска кадәр суытылган сыек табигый газ. Бу вакытта газ сыеклыкка әверелә, ә аның күләме 600 тапкыр кими, бу саклау һәм транспортировкалау өчен, шулай ук транспорт чарасын йөртүдә запас туплау өчен уңайлы.
Узган ел ахырында “Ак Барс” ХК” АҖ тарафыннан сыекландырылган табигый газда эшли торган «Вичай» двигателе белән 3 КамАЗ-5490 сатып алынган, аның куәте 400 ат көченә ия. Һәркайсы 477 литр сыйдырышлы ике криоген бак 1 400 чакрымга кадәр хәрәкәтләнү өчен ягулык запасын тәэмин итә ала. СПГдагы автомобильләр техник һәм технологик модернизацияләү программасы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша 70х30 схемасы буенча субсидияләнә.
Шулай ук шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Менделеевск районының «Авантаж» авыл хуҗалыгы җитештерү-кулланучылар кооперативы базасында сыекландырылган табигый газда (СПГ) эшли торган МТЗ-1221.2 тракторының газ моторы версиясе тәҗрибә үрнәге сынау уза, ул «РариТЭК Холдингы» АҖ тарафыннан «МТЗ-Татарстан» ТПК» ҖЧҖ һәм «Минск мотор заводы» ҖБ белән берлектә эшләнгән.