АГРОКӨЧнең сөт заводында энергияне сакчыл тотуның нәтиҗәле системасы гамәлгә кертелә

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

19 апрельдә энергияне сакчыл  тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы казанышларга «Лауреат-2021» республика конкурсына йомгаклар ясалды. "Агросәнәгать комплексы" номинациясендә «Агросила-Молоко» ҖЧҖ иң яхшы дип танылды. Җиңүчегә дипломны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.

АГРОКӨЧнең  сөт заводында энергияне сакчыл тоту системасы 2019 елдан гамәлгә кертелә башлады һәм соңгы 3 елда җитештерү үсеше 42% тәшкил итте, шул ук вакытта энергия чыгымнары 11%ка артты. Моңа, әлбәттә, энергияне сакчыл тоту буенча башкарылган эшләр аркасында ирешелде.  Предприятиенең биналары энергияне саклаучы лампалар һәм датчиклар белән җиһазландырылган, электр энергиясен куллануны көйли торган  редукторлар урнаштырылган. Электр энергиясе иң күп кулланыла  торган  вакытта аны куллануны киметү өчен җайланманың эше иң күп йөкләнешләр буенча бүленә.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International