Дмитрий Патрушев Татарстанны кооперацияне үстерү буенча үрнәк итеп куйды

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Дмитрий Патрушев  оператив штаб утырышын уздырды.  "Россия Федерациясендә сабан культураларын чәчү, 18 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, 3 млн.гектарда башкарылган, бүгенге темплар узган елдагыдан  артыграк.  Уҗымнарны тукландыру 11 млн. гектардан артык мәйданда башкарылган, язгы кыр эшләре 37 төбәктә бара", - дип билгеләп үтте ул.

Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта Татарстаннан ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Дмитрий Яшин, Ленар Гарипов, Ришат Хәбипов катнашты.

Бөртекле культуралар  орлыклары белән тәэмин ителеш - 2021 ел дәрәҗәсендә һәм 103%тан артып китә. Ягулык-майлау материалларын сатып алу да узган елдагыдан  артыграк. Минераль ашламалар белән тәэмин ителеш - узган ел дәрәҗәсендә.

Дмитрий Патрушев шулай ук, 2022 елда аграрийларны ташламалы кредитлауга 284 млрд.сумнан артык акча бирү күздә тотыла, диде. Бу әлеге механизм эшли башлаганнан  бирле  зур күләм, дип ассызыклады министр.

 Аерым алганда, март аенда ташламалы кредитлауга өстәмә рәвештә 30 млрд. сум  бирелгән. Президент йөкләмәсе буенча бу чарага тагын 150 млрд.сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Аларның 10 млрд. сумы авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу өчен яңа инвесткредитларга һәм сөт тармагын үстерүгә, шулай ук селекция-орлыкчылык һәм генетик үзәкләр төзүгә һәм модернизацияләүгә билгеләнгән.

Төбәкләргә 1 майга кадәр кызыксындыру һәм компенсацияләү  субсидияләренең 50%ын аграрийларга җиткерергә кирәк.

 Кече бизнеска ярдәм итүгә килгәндә, "булган барлык механизмнар, урыннарда, ягъни төбәкләрдә кече хуҗалыклар продукциясен сатуга ярдәм итүнең системалы процессларын җайга салмыйча, максималь нәтиҗә бирмәячәк", дип ассызыклады ул. 

 "Хәзерге вакытта субъектларның бу юнәлештәге эшенә уңай мисаллар бар. Бу, беренче чиратта, фермер ярминкәләре һәм базарлар. Мәсәлән, көньякта һәм Үзәк Россиядә, шулай ук Идел буенда», - диде Патрушев. - Кооперацияне үстерү дә дәвам итә. Бу юнәлештә Белгород, Липецк, Иркутск өлкәләреннән, Татарстаннан  һәм Башкортстаннан үрнәк алырга мөмкин".

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International