Бүген Сарманда «Сарман аграр көллияте» дәүләт аграр һөнәри белем бирү учреждениесендә «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча 2021/2022 еллардагы чемпионат циклының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Татарстан Республикасы төбәк чемпионаты старт алды. Чемпионатны ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек башлыгы Любовь Митрофанова һәм башкалар катнашты.
«Демография» илкүләм проекты составында «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү» федераль проекты кысаларында, балалы Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында, Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан «Гаилә ипотекасы» ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.
World AI&Data Challenge – ул Стратегик үсеш агентлыгы оештырган AI & Data ярдәмендә глобаль социаль бурычларны хәл итү буенча халыкара конкурс.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Cпартакиадасында бадминтон буенча ярышларда 4 нче урынны алды. Ярышларда барлыгы 21 ведомство катнашты.
22 сентябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбе базасында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсын ачу тантанасы булган иде.
Бүген «Россия тәмнәре» төбәк азык-төлек брендларының илкүләм конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен игълан итү тантанасы булды. Анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Зәй муниципаль районында авыл хуҗалыгы алдынгылары Слеты узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм башкалар катнаштылар авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда бәрәңге вәзгыяте буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Ул Россия авыл хуҗалыгы минстры урынбасары Оксана Лут рәислегендә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ришат Хәбипов, азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин, шулай ук район башлыклары, авыл хуҗалыгы бүлекчәләре җитәкчеләре һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов эш визиты белән Алтай краеның Барнаул шәһәрендә. Бүген ул “ВЕЛЕС” сәүдә йорты” АҖ җитештерү предприятиесендә булды. Министр урынбасары белән бергә бирегә Минзәлә һәм Баулы муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары да килде.
Бүген Токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек федераль үзәгендә «Биоиминлекнең актуаль мәсьәләләрен инновацион хәл итү» халыкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, «Токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек федераль үзәге» ФДБУ директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Жанна Насыйбуллина, шулай ук төрле төбәкләрнең фәнни бергәлекләре вәкилләре катнашты.