Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә республиканың агросәнәгать комплексы һәм язгы чәчү кампаниясе мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Анда министрның беренче урынбасары Наил Сәлахов, министр урынбасарлары Ленар Гарипов, Дмитрий Яшин, Рафаэль Фәттахов, Марсель Мәхмүтов, Ришат Хәбипов, муниципаль район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.
Дмитрий Яшин хәбәр итүенчә, 21 апрельгә булган белешмәләргә караганда, язгы чәчүгә Чистай һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары керешкән. 30дан артык муниципаль районда уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре бара.
“Минераль ашламалар туплауга килгәндә, агымдагы датага бер гектарга 63 кг-нан артык файдалы матдә тупланган. Тәтеш, Зәй, Сарман муниципаль районнарында бу күрсәткеч бер гектарга 100 килограммнан артып китә”, - дип, хәбәр итте министр урынбасары.
Ленар Гарипов терлекчелек буенча 2022 елның 1 кварталы йомгаклары белән таныштырды, терлек азыгы белән тәэмин ителеш мәсьәләсенә тукталды.
“Барлык терлек азыгы җыю техникасын әзерләргә, азык мәйданнары структурасын төгәлләштерергә, терлек азыгын яңартырга, терлек азыгы әзерләү технологиясен үтәргә, терлекләрне баланслы ашатуга, аларны ишәйтүгә, аерым алганда, ясалма орлыкландыруга, сервис чорын киметүгә, бозаулар тууга һәм аларны үстерүгә аерым игътибар бирергә кирәк”, - дип өндәде Ленар Гарипов.
Язгы кыр эшләре чорында техникадан нәтиҗәле файдалануны оештыру, чит ил техникасы көтелмәгәндә ватылганда, аны ремонтлау, азык җыю һәм ашлык җыю техникасын әзерләү турында Рафаэль Фәттахов сөйләде.
Ришат Хәбипов КФХга грант ярдәме турында сөйләде. Ул авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына әгъзалар җәлеп итү буенча күрсәткечләрне үтәү, пай җирләрен арендалауга түләү мәсьәләсенә җентекләбрәк тукталды.
Нәтиҗә ясап, Марат Җәббаров муниципаль районнарны язгы кыр эшләрен оператив һәм оешкан төстә башкарып чыгарга өндәде.