«АГРОВОЛГА 2022» күргәзмәсендә «Бәрәңге блогы» булачак

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

6 июльдән 8 июльгә кадәр Казанда «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Аның уникальлеге бер җирлектә берничә мәйданчыкны берләштерүдән гыйбарәт: заманча күргәзмә павильоны, асфальтта һәм кырда ачык мәйданнар, эре мөгезле терлекләр өчен терлекчелек манежы, «Трактор Шоу», авыл хуҗалыгы техникасын эшләтеп  күрсәтү өчен кыр, шулай ук тәҗрибә кырлары.

2022 елда тәҗрибә кырларында үзләренең селекция казанышларын,  ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары өлкәсендәге төрлелекне   30дан артык компания күрсәтәчәк. Быел, классик делянкалардан тыш,   азык  үлән катнашмалары белән күпьеллык тәҗрибә кыры барлыкка килә, анда берничә җитештерүчене чагыштырып карарга мөмкин  булачак. Сынау участогында үзебезнең һәм чит ил селекциясенең 300дән артык перспективалы һәм җирлек өчен иң җайлашкан яңа  сортлары күрсәтеләчәк, алар арасында: көзге бөртекле культуралар, бөртекле һәм кузаклы, азык һәм техник культураларның сортлары һәм гибридлары.

Татарстанда быелгы  җәйдә  авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә беренче тапкыр   тармакның алдынгы җитештерүчеләре  тарафыннан   «Бәрәңге блогы» тәкъдим ителәчәк. Импортны алыштыру мәсьәләсенең актуальлеген һәм кулланучылар базарында үзебезнең продукцияне арттыру зарурлыгын  исәпкә алып, мондый тәкъдим бик  вакытлы  һәм кирәкле  дип  карала.

Татарстан Республикасында хәзерге вакытта бәрәңге кластерын үстерү мәсьәләләренә  зур игътибар бирелә, шул исәптән селекция һәм орлыкчылык эшчәнлеге өлкәсенә дә. Республиканың селекция-орлыкчылык үзәген булдыру планлаштырыла, ул үзебезнең яңа бәрәңге сортларын булдырудан, аларны базарга  чыгарудан, югары  сортлы орлыклар  җитештерүдән алып  товар бәрәңгесен  нәтиҗәле  җитештерүгә кадәр булган  өзлексез чылбыр     булдыруны тәэмин итәргә  ярдәм итәчәк. Әлеге тармакка шулай ук кирәкле  дәүләт ярдәме  чаралары да  булдырылачак.

«АГРОВОЛГА 2022» күргәзмәсендә «Бәрәңге блогы» турында тулырак мәгълүмат алу  өчен  https://www.agrovolga.org/ сайтында  заявка калдырырга мөмкин.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International