«Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан филиалы район бүлекләре белгечләре лабораторияләрдә берничә йөз мең тонна 2022 елгы чәчү орлыгының сыйфатын тикшерделәр.
“Агымдагы елның 14 апреленә саклауга салынган 398 мең тонна язгы бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыкларының 333 мең тоннасы чәчүгә яраклылык сыйфатына тикшерелде. Бу республикада язгы чәчү өчен әлеге орлыкларга булган ихтыяҗка карата 105% тәшкил итә. Фаразларга караганда, ихтыяҗ 317,3 мең тонна тәшкил итә”, - дип билгеләп үтте «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Рәфис Хәбибуллин.
Тикшерелгән орлыкларның 97%ы кондицияле, ягъни дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә. Бу орлыкларның өчтән бер өлеше яисә 37%ы оригиналь һәм элиталы, 49%ы репродукцияле, 7%ы массакүләм репродукция, 4%ы сортсыз орлыклар.
Бүгенге көндә маржиналь культуралар орлыкларын кайтару эше дәвам итә. Язгы чәчү өчен кирәкле кукуруз орлыгының 198 мең чәчүлек берәмлегеннән (4,6 мең тонна) 168 мең берәмлеге (3,9 мең тонна), ягъни 85%ы, республикага кайтарылган. Кирәкле күләмнән тагын 15% орлык Россиянең башка төбәкләреннән кайтару процессында.