Биопрепаратлар – уңыш сагында

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

"Биопрепаратлар" фәнни-җитештерү берләшмәсе  ҖЧҖ җирлеккә  җайлашкан, нәтиҗәле микроорганизмнар нигезендәге биопрепаратлар тәкъдим итә, аларның  түбәндәге төп үзенчәлекләргә ия:  үсемлекләрне  минераль тукландыруны оптимальләштерү, стресслардан һәм фитопатогеннардан яклау, үсемлекләрнең ныклы үсешен булдыру.

 Үсемлекчелектә  орлыкларның һәм туфракның патоген микроорганизмнар белән югары дәрәҗәдә зарарлануы кискен проблема булып  тора.  Биозавод белгечләре тарафыннан «Биоашлама 0,3 л/га/га + биофунгицид (0,3 л/га)»   уникаль биокомплексы эшләнгән, болар: «Ризоторфин + Фитотрикс» - кузаклы культуралар өчен,  «Ризоагрин + Майский» - бөртекле культуралар өчен  һәм «Флабобактерин + Фитотонус» - техник авыл хуҗалыгы культуралары өчен,  аның пропорциональ составы орлык материалының төреннән һәм зарарлану дәрәҗәсеннән чыгып сайлап алына һәм мондый биокомплекс биологик зарарлану дәрәҗәсен шактый киметергә ярдәм итәчәк. Югарыда атап үтелгән биопрепаратларның нәтиҗәлелеге югары һәм алар  чәчү алдыннан эшкәртү, орлыкларны стимуляцияләү һәм яклау, туфракны савыктыру, үсемлекләрне йогышсызландыру өчен үзләренең нәтиҗәле булуын расладылар, бу авыл  хуҗалыгы  җитештерүенең үзкыйммәтен киметүгә һәм  рентабельлекне   арттыруга ярдәм  итә. Биокомплексның бер  гектар өчен  орлык эшкәртүгә уртача хакы 165-170 сум. 

Файдалану өчен җиңел булган (хелат) микроэлементларның («БИО-ХЕЛАТларның»)  кирәклеген билгеләп үтү аеруча мөһим, алар  югары  концентрацияле һәм җиңел үзләштерелә торган бор, молибден, бакыр кебек кирәкле комплексларның булуы  һәм суда  җиңел  эрү нәтиҗәсендә    түбән нормада куллану мөмкинлеге белән  аерылып тора.   Модификацияләнгән формадагы фульва һәм гумин кислоталары булган "БИОГУМАТлар" - үсемлекләрнең микроэлементларны үзләштерү дәрәҗәсен арттырырга, ә үсемлекләрнең активаторы һәм үсеш стимуляторы  Аммонияле ИДЯК (иминдиянтар кислотаның аммоний тозлары) үсемлекләрдә  биомасса  барлыкка килүне тизләтергә ярдәм итә.

 БСЗ кысаларында туфракның санитар торышына аерым игътибар бирәбез. Бу юнәлештә туфракны зарарсызландыру, санацияләү һәм җирдә калган салам калдыкларының тизрәк  таркалуы өчен югары нәтиҗәле "Уникаль Гумус+" биодеструкторын кулланырга тәкъдим итәбез.  

Биологияләштерү - авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык этапларында һәм аның участокларында комплекслы алым нигезендә этаплап, һәм даими башкарыла  торган эш.  Җирлеккә җайлаштырылган  технология химик препаратлар куллануга  булган   ихтыяҗны шактый киметте, ягъни туфракка пестицид йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирде, аңа  булган  ихтыяҗ  ТР   хуҗалыкларында да, шулай  ук РФнең күп кенә төбәкләрендә  дә  расланды. Безнең тарафтан эшләнгән әлеге интеграцияле яклау технологиясен  куллану, күрсәтмәләрне катгый үтәгәндә, бөртеклеләрнең уңдырышлылыгын 20-25%ка һәм аннан да күбрәккә арттырырга  ярдәм  итәчәк.

Компания белгечләре безнең биопродукцияне кулланучыларга  аны куллануның барлык этапларында консультацияләр бирәләр, фәнни һәм гамәли ярдәм  итәләр.  Тел./факс (84371) 6-91-03;    моб. 8917857244,   8-927-409-12-14, 8-965-6034557, («Майский «Теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында) сайт: www.biopreparaty.ru.  Электрон почта: biopreparaty .mail.ru.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International