Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Казан мэры Илсур Метшин йөрделәр.
Ярминкәгә үз продукцияләрен Саба, Нурлат һәм Балтач районнары фермерлары, шулай ук республиканың берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе алып килгән иде. Барлыгы 14 млн. сумлык товар китерелгән. Шул исәптән бәрәңге һәм яшелчәләр – 25,3 тонна, сыер ите – 6,5 тонна, кош ите – 1 тонна, үлчәүле сөт – 9,3 тонна, сыр – 1,1 тонна, атланмай – 1,2 тонна, шикәр – 60 тонна, он – 8 тонна, ярмалар – 4 тонна, йомырка – 72,4 мең данә.
Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать паркының ярминкә мәйданчыгын һәм сәүдә павильоннарын карап чыкты, азык-төлек ассортименты һәм аларның бәяләре белән танышты, шулай ук сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты.
Исегезгә төшерәбез, гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 19 марттан эшли башлады. Марат Җәббаров быел шикәр, он, яшелчәләргә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте. Шуңа күрә бу товарлар ярминкәләргә шактый артыграк күләмдә китерелә.
"Ярминкәләр зур социаль әһәмияткә ия. Гадәттәгечә, халыкка сыйфатлы продуктларны сәүдә челтәрләрендәгегә караганда түбәнрәк бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бар", - дип билгеләп үтте министр.