Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы икмәк продукциясен җитештерүгә һәм сатуга субсидияләрне төбәкләргә 100% күчерде

2022 елның 15 апреле, җомга

Икмәк пешерү предприятиеләренә өстәмә 2,5 млрд. сум субсидия Россия  Федерациясе   субъектларына тулысынча җиткерелде. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан икмәк җитештерү белән шөгыльләнүче 80 төбәк белән тиешле килешүләр төзелде.

Узган елгы уңай тәҗрибәне исәпкә алып, социаль әһәмиятле продукция базарында тотрыклы вазгыятьне саклап калу максатларында, Хөкүмәт тарафыннан әлеге чараны гамәлгә ашыру турында карар  кабул ителде. 2021 елда әлеге механизм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте һәм аңа  ихтыяҗ зур булуын раслады - бүлеп бирелгән акчалар тулысынча тотылды. Ярдәм икмәккә бәяләр үсешен минимальләштерергә һәм, аны  җитештерүнең үзкыйммәте  шактый  артуга  да  карамастан, динамиканы  азык-төлек инфляциясе темпларыннан түбәнрәк  саклап калырга мөмкинлек бирде. Быел предприятиеләр өчен ярдәм күләме бер тонна продукция өчен 2 меңнән 2,5 мең сумга кадәр арттырылды.

 Моннан тыш, федераль һәм төбәк бюджет акчаларын соңгы алучыларга тизрәк җиткерү максатларында, субсидияләр биргәндә сайлап алу сроклары 30 көннән 10 календарь көнгә кадәр кыскартылды.

Татарстанда икмәк пешерү тармагына ярдәм итү өчен, бәяләрнең кискен артуын булдырмау максатында, социаль икмәк җитештерүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен каплауга 310 млн.сум биреләчәк.

Федераль акчалар республикага килеп җитте инде, хәзер икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирү өчен сайлап алу уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International