Башаклы көзге культураларны язгы азотлы тукландыру үзенчәлекләре

2022 елның 20 апреле, чәршәмбе

Быелгы авыл хуҗалыгы елында кышкы һава шартлары температура режимының  тотрыксыз булуы  һәм яңгыр йә кар рәвешендәге    явым-төшемнәрнең күп булуы белән аерылып торды. Салкын  һава температурасы    еш кына озакка сузылган җылы көннәр белән  алышынды.

Башаклы  көзге культураларны беренче  азотлы  тукландыру  тәүлеклек уртача һава температурасы тотрыклы рәвештә +8°C градуска кадәр җиткәч  башлана, бу үсемлекләрнең нитратларны интенсив үзләштерүенә һәм аларның  соңгы  суыкларга бирешү куркынычы  кимүгә  бәйле.

Язын чәчүлекләрне азотлы ашламалар  белән  беренче  мәртәбә тукландыра    башлау өчен иң уңай  срок -  апрель ахыры,  әмма  бу  вакытта кар катламы булмаска тиеш, ә тәүлеклек  уртача  һава температурасының 7-8 тәүлек  буена +8°C торуы  шарт.   Икенче азотлы тукландыру  үсемлекләр сабаклана башлагач  һәм җир өстендә беренче тармаклану  барлыкка килгәндә  (беренче тукландырудан соң 12-15 көннән соң) башкарыла.

Татарстанда көзге-язгы чорда уртача 1200-1400 т/га явым-төшем булды. Әгәр аларның 50 процентын үсемлекләр  үзләштерүен исәпкә алсак, бу - 70-80 мм өстәмә дым. Әгәр моны көзге  продуктив дымга  өстәсәң, бу - 70-90 мм, нәтиҗәдә,  язгы кыр эшләре өчен продуктив дым запасы оптималь дәрәҗәдә, дип әйтергә була.   2022 елның язы соңгарып  килә,  шуңа күрә, продуктив дымны һәм әйләнә-тирә мохитнең t° исәпкә алып, азотлы тукландыру дозасын  төгәлләштерергә  кирәк.

Беренче иртә язгы тукландыру азотның  физик  микъдары   бер  гектарга  25 килограммнан  да  ким булмаска тиеш. Аны куаклану фазасында, туфракта минераль азот запасыннан һәм туфрак диагностикасы нигезендә үсемлекләрдә ачыкланган  азотның гомуми микъдарыннан  чыгып үткәрәләр.

Туфрак диагностикасы туфракның тамыр катламында минераль һәм минеральләшкән азотны  билгеләүгә нигезләнә.

Куаклану/сабаклану фазасында икенче язгы тукландыру дозасы   агрометеорологик фаразлар һәм үсемлекләр диагностикасы буенча  фаразлана.

Үсемлек диагностикасы үсемлекләрдә гомуми һәм нитрат азоты микъдарын    билгеләүгә нигезләнә.

 Әйдәгез, гектардан 40 центнер  уңыш  алу  планлаштырылган һәм сабакларының  торышы  оптималь куелыктагы  көзге   бодайны ике  мәртәбә азотлы тукландыру дозасын гадиләштерелгән исәпләүгә мисал китерик.  Мәгълүм булганча,  1 центнер уңыш  алу  өчен көзге  бодай  үсемлегенә    3 кг. азот кирәк. Димәк, гектардан 40 ц.  уңыш алу өчен 120 кг азот үзләштерергә кирәк. Үсемлек гектардан аның якынча 30 килограммын  җирне нитратлаштыру “исәбенә”   туфрактан “ала”; якынча 20 кг/га  гадәттә көз көне чәчү вакытында төп ашлама буларак кертелә. Калган 70 кг/га, кагыйдә буларак, азотлы тукландыру  рәвешендә  кертелергә  тиеш. 

Агрохимик диагностикада үсемлекләрнең нитрат һәм аммиак азоты белән тәэмин ителешен бәяләү аеруча мөһим, чөнки минераль азот аеруча динамикалы, шуңа  күрә моны  ашламалар дозасын  билгеләгәндә исәпкә алырга кирәк.

 «Татарский» үзәк агрохимия  хезмәте» ФДБУ белгечләре тарафыннан үсемлекләрне тукландыру буенча комплекслы диагностика үткәрелә, бу шикәр микъдарын  билгеләү өчен  үсемлек үрнәкләрен   сайлап алуны;  нитрат һәм аммиак азоты микъдарын  билгеләү  өчен туфрак үрнәкләрен сайлап алуны; продуктив дым билгеләү өчен туфрак үрнәкләрен сайлап алуны;  лаборатория тикшеренүләре уздыруны  һ.б.ларны  үз эченә ала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International