ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Дәүләт Думасына тиресне органик ашлама буларак куллану турында закон проекты кертелде. Ул АПК предприятиеләрендә ябык икътисад принципларын гамәлгә  ашырырга мөмкинлек бирәчәк.


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Чүпрәле районында терлекчелек тармагы буенча  2021 елга  йомгаклар ясадылар һәм 2022 елга планнар билгеләделәр.


6
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов Арча муниципаль районында булдылар. Аларны министр урынбасары Ленар Гарипов, район башлыгы Илшат Нуриев һәм инвесторлар озата йөрделәр.


30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген иң яхшы презентацияләүгә республика иҗади конкурсын игълан итте.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында оператив штаб утырышы узды. Көн тәртибендә - тилчә  авыруыннан   профилактикалау мәсьәләләре. Бу Оренбург өлкәсендә авыру чыганагы  теркәлүгә бәйле.


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Лаеш муниципаль районында булды. Аның белән бергә "Татагролизинг" АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин да  бар  иде.  

Бүген «Ел җитәкчесе – 2021» конкурсында җиңүчеләрне  бүләкләү тантанасы узды. Аларны 7 номинация буенча билгеләделәр: “Югары конкурентлылык сәләте өчен”, “Инвестицион активлык өчен”, “Инновацион эшчәнлектәге казанышлар өчен”, “Югары социаль җаваплылык өчен”, “Кадрлар куәтен актив үстергән өчен”, “Кече (урта) бизнес предприятиесе белән уңышлы идарә иткән өчен”,  “Предприятиене цифрлы трансформацияләгән өчен”.


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстанда Россельхозбанкның «Фермер мәктәбе» масштаблы белем бирү проекты кысаларында 40 кеше укып  чыкты.  Укулар Казан дәүләт аграр университеты базасында теоретик  белемнәр алу һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә практик дәресләр рәвешендә узды. Студентлар «Терлекчелек», «Кошчылык», «Атчылык», «Үсемлекчелек» юнәлешләре буенча белем алдылар.


27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Россельхозбанкның Своё Фермерство экосистемасында фермерлар өчен яңа сервис – «Агроконсультант» барлыкка килде. Аның  ярдәмендә аграрийлар К.А.Тимирязев  исемендәге Россия дәүләт аграр университеты – МСХА мөгаллимнәреннән  квалификацияле персональ консультацияләр ала алалар. Экспертлар телеграмма ярдәмендә онлайн рәвештә – консультация бирергә, ә кирәк очракта шәхсән элемтәгә керергә әзерләр.


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Районнарда авыл хуҗалыгының актуаль мәсьәләләре буенча хисап киңәшмәләре дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International