Марат Җәббаров: Татарстанда чәчү эшләре 91%ка төгәлләнгән

2022 елның 31 мае, сишәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда чәчү эшләре 91%ка төгәлләнгән. Бүген бу хакта республика  Хөкүмәте Йортында узган язгы  кыр эшләренә багышланган  брифингта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  хәбәр итте.

Спикер билгеләп үткәнчә, бөртекле культуралар  - 94%, шикәр чөгендере - 97%, кукуруз - 76%, көнбагыш - 92%, рапс - 83%   бәрәңге  һәм яшелчәләр 67%  чәчелгән. Бүгенге көндә чәчү  1,7 млн. га   мәйданда  башкарылган.

"Әтнә, Актаныш, Лениногорск һәм Зәй районнары чәчү кампаниясен төгәлләделәр. Тагын җиде муниципаль район финиш сызыгында  диярлек", - дип ассызыклады Марат Җәббаров.

 Татарстанның тугыз муниципаль районында  каралган барлык  мәйданарының  85%тан кимрәгендә чәчелгән,  дип өстәде ул. Шул ук вакытта дүрт районда гына (Питрәч, Саба, Югары Ослан һәм Әгерҗе) мондый хәл географик хәлгә бәйле. Шуңа да карамастан, барлык чәчү эшләре 5 июньгә кадәр төгәлләнәчәк, дип белдерде министр.

 2022 елда Татарстанның агросәнәгать комплексына ярдәм итүгә дәүләт 13,3 млрд. сумнан артык акча бирәчәк, шуның 3,8 млрд.сумы - федераль бюджеттан һәм 9,5 млрд. сумы - республика бюджетыннан. Министр билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә акчаларның 42%ы - 5,6 млрд. сумы тотылган.   Аларның 2,9 млрд сумы - федераль бюджеттан, 2,7 млрд сумы республика бюджетыннан кергән.

Иң мөһим ярдәм  чаралары минераль ашламалар сатып алуга, техник һәм технологик модернизацияләүгә һәм терлекчелеккә ярдәм итүгә субсидияләр  тәшкил итә, дип өстәде Марат Җәббаров.

Министр сүзләренә караганда, Татарстанда 1,3 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алынган инде. «Бу елның 28 маена 4,2 млрд. сумнан артык суммага 1 361 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алынды инде. Бу - 170 трактор, 56 ашлык җыю һәм 14 азык җыю комбайны, 12 үзйөрешле сиптергеч һәм 1,1 меңнән артык башка техника», — дип белдерде ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматы  буенча, машина-трактор паркының исерүен тоткарлау өчен республика авыл хуҗалыкларына ел саен кимендә 400 трактор, 150 ашлык җыю комбайны һәм 50 азык җыю комбайны сатып алырга кирәк.

Спикер шулай ук Татарстанда агымдагы елда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен сатып алынган техника «70х30» схемасы буенча субсидияләнә, ягъни 70%ын – җитештерүче, 30%ын дәүләт түли, дип билгеләп үтте. Җәббаров хәбәр иткәнчә, быел республика бюджетыннан әлеге максатларга 1,8 млрд.сум бүлеп бирелгән, шуның 635 млн. сумы хуҗалыкларга җиткерелгән инде.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, Татарстанның сәнәгать предприятиеләре чит ил авыл хуҗалыгы техникасы өчен детальләр җитештерә башлаганнар.    Шуның аркасында базарда андый детальләр  чит ил аналогларына караганда 2-3 мәртәбәгә кимрәк  бәядән тәкъдим ителә. Сәнәгать предприятиеләре  2 меңнән артык төрле детальләр һәм комплектлау әйберләре  җитештергәннәр   инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International