Татарстанда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2022 елга азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның әзерлеге буенча конкурс-кабул итү башланды. Бу чара кысаларында бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов Әтнә районында Ленин исемендәге п/з АХҖК МТПда, “Таң” АХҖК МТПда, Ф. Галиев ис. АХҖК МТПда һәм “Шахтер” ҖЧҖ МТПда булды.
Конкурс критерийлары түбәндәгеләр:
1. Техниканың терлек азыгы әзерләүгә әзерлеген бәяләү, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү һәм үсемлекчелек буенча чараларны күрсәткечләр буенча үтәү.
2. Азык әзерләү машиналары комплексының төрләре буенча әзерлеген бәяләү һәм оешмада сезонлы эшләр башкаруның эш планы нигезендә әзерлек процентын билгеләү. Үзйөрешле азык җыю техникасына һәм тагылмаларга сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән, алар дәүләт техник тикшерүен узган, тиешле эстетик халәткә кертелгән булырга тиеш, барлык тикшерү көнендә барлык тракторчылар катнашында тигез мәйданда күрсәтелергә тиеш.
Янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелә.
Критерийларга туры килүгә баллар өстәлә, бүгенге тикшерү нәтиҗәләре буенча иң күп баллны , "Таң" АХҖК МТП җыйды.
Әтнә районында барлыгы 56 ашлык җыю комбайны, 17 азык җыю комбайны, 325 трактор, шулай ук башка техника исәпләнә.