Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Беларусь Республикасы делегациясе белән очрашу узды

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Юрий Назаров белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Очрашу бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында республика министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рөстәм Нигъмәтуллин ассызыклаганча, Татарстан белән Беларусь Республикасы арасында  хезмәттәшлекне үстерү Татарстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

“Бүгенге очрашу Белоруссия - Татарстан  дуслыгын,  ике  арадагы  хезмәттәшлекнең алга  таба  үсешенә ышаныч һәм ниятләр  билгесе булып тора, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин, Белоруссия ягын сәламләп.

Соңгы елларда Татарстан белән Беларусь арасындагы мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә үсә.

 

Рустам Нигматуллин подчеркнул, что развитие сотрудничества Татарстана с Республикой Беларусь является одним из приоритетных направлений внешнеэкономической деятельности Республики Татарстан.

Татарстан Белоруссиягә ягулык, нефть, пластмасса, каучук, органик химия  кушылмалары, җир өсте транспорты чаралары экспортлый.

Белоруссиядән Татарстанга, нигездә, җир өсте транспорты чаралары, электр машиналары һәм җайланмалары, кара металл эшләнмәләре, нефть продуктлары һәм башкалар кайтарыла.

Татарстан Республикасының һәм Беларусь Республикасы сәнәгать предприятиеләре арасында  хезмәттәшлек  актив үсә.

 Шуны искәртәбез,  2004 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте (Россия Федерациясе) һәм Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланган  иде. Хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре даими рәвештә яңартыла  һәм һәр өч ел саен Чаралар планы имзалана.

“Татарстан Белоруссия партнерлары белән икътисадый һәм инвестицион багланышларны  киңәйтү яклы. Автомобиль төзелеше, вертолет төзелеше, нефть-газ химиясе, югары технологияләр, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау өлкәләрендә кооперация зур кызыксыну уята. Мәдәният һәм туризм өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү дә күздә тотыла”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Беренче Вице-премьеры.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International