Бүген видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Оксана Лут рәислегендә «Россия тәмнәре» фестивален оештыру мәсьәләләре буенча җыелыш узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков һәм «Хәләл» продукция экспортлау проекты җитәкчесе, Татарстан Республикасы АПКсының инвестицион проектлары җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов катнашты.
14 июльдән 17 июльгә кадәр Мәскәүдә «Россия тәмнәре» фестивале узачак. Анда Татарстан Республикасыннан түбәндәгеләр катнаша: «Татар Балы» авыл хуҗалыгы кулланучылар сату-тәэмин итү кооперативы, «Кәүсәр» АХҖК, «ЭМИЗ» сәүдә йорты» ҖЧҖ, «Сәламәт продуктлар фабрикасы» ҖЧҖ, Татарстан Республикасының «МИЛЛИ СӘҮДӘ МАРКАСЫ» ДУП һәм «ПЕСТРЕЧИНКА» ҖЧҖ.
«Россия тәмнәре» фестивале - Россиянең төп гастрономик вакыйгасы, ул Мәскәүнең иң популяр урыннарыннан берсе – Горький ис. Мәдәният һәм ял паркында узачак. Әлеге чарага килүчеләр Татарстаннан «Татар Балы» продукциясе, Булгария татар үрдәк казылыгы, Татарча ысланган үрдәк түше, «ЭМИЗ» Татарстан виноград эчемлеге, Татар чәе, Казан чәк-чәге, шулай ук хәләл "Татарские" сосискасы кебек милли татар ризыкларын татып карый алачаклар.
Татарстан Республикасыннан тыш, фестивальдә Россиянең 80нән артык субъекты катнашачак. Аларның һәркайсы үз төбәгенең брендларын һәм мәдәни программасын тәкъдим итәчәк.