ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен конкурс нигезендә сайлап алуга  документлар кабул итә башлау турында игълан итә. Документлар һәм гаризалар 2022 елның 24 гыйнварыннан 22 февраленә кадәр кабул ителә.


18
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

"Агрокөч" 2021 елда үз брендлары астында продуктлар сату темпларын 40%ка  яки 3 млрд сумга арттырды. Холдингта төргәкләнгән продукцияне   сатуның гомуми күләме 10,7 млрд. сум тәшкил итә. Үсеш сәбәпләре арасында ассортиментның оптимальләшүен, базар таләпләренә тиз реакция  булуны һәм хәләл стандарты буенча продукция җитештерүне билгеләп үтәләр.


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Россельхозбанк 2021 елда иң эре Своё Фермерство аграр экосистемасында авыл хуҗалыгы техникасына булган  ихтыяҗны анализлады һәм кредитка сатып алу өчен иң популяр товарларны  ачыклады. Шунысы  акчыкланды: ихтыяҗның 60%ы – тракторларга, 30%ы – пресс-җыйгычларга, тагын 10%ы  комбайннарга һәм мини-тракторларга туры килә.


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе тарафыннан оештырылган чара түбәндәге максатларда үткәрелә:

- татар токымлы атларны популярлаштыру;

- әлеге токымның иң яхшыларын ачыклау һәм күрсәтү;

- нәсел эше тәҗрибәсе белән уртаклашу;

- теләгән мастьне билгеләү һәм булган тамгаларын ачыклау  юлы белән татар токымлы атларны ярышларга  кертү кагыйдәләрен эшләү.

Ел башында «Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 9,3 мең га мәйданда көзге культуралар чәчүлекләрен аралап тикшерделәр һәм кырларның гомуми торышын билгеләделәр.


13
гыйнвар, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Звениговский» берләшмәсендә булды. Аның белән бергә  министр урынбасарлары Ленар Гарипов һәм Рафаэль Фәттахов, шулай ук Арча муниципаль районының авыл  хуҗалыгы  идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов һәм Балтач муниципаль районының авыл  хуҗалыгы  идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин  йөрделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агропрогресс» грантларын бирү өчен  еллык керемнәре 120 миллион сумнан артмаган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең (крестьян (фермер) хуҗалыкларыннан, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан, шәхси эшкуарлардан һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларыннан тыш) проектларын сайлап алу конкурсына  документлар кабул итү турында игълан итә.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләрнең сезонлы артуыннан соң яшелчәләр бәясенең төшүе өчен алшартлар барлыкка килүен фаразлый. Россиядә ел башында яшелчә продукциясенә бәяләр арту күбесенчә сезонлы факторларга һәм гадәттәгечә импорт күләменең   артуына  бәйле, әмма бәйрәмнәрдән соң аңа ихтыяҗ кимү бу продукциягә бәяләрнең төшүенә китерәчәк, дип белдерделәр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә.


12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Министрлык делегациясе Казан дәүләт энергетика университеты эшчәнлеге белән танышты. 


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашу узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министрның беренче урынбасары Наил Залаков, министр урынбасарлары Ришат Хәбипов, Ленар Гарипов, Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Яна Сирюкова һәм "Россельхозбанк"ның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International