ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

21 июльдә 16.00 сәгатьтә «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин туры эфирда Республиканың агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләү стратегиясен гамәлгә ашыру этаплары турында фикер алышачак.


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген «Әлки» кулланучылар  кооперативында  Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2022 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе  Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Идарәсе башлыгы  Ленар Фәттерахманов, Россия Федерациясе Кулланучылар берлеге советы әгъзасы, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе  Рашат Шәймәрданов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

21 июльдә 14.00 сәгатьтә “Ашлык һәм ашлык эшләнмәләре  продуктлары   йөрешен күзәтүнең федераль дәүләт мәгълүмат системасы» («Ашлык» ФГИС) темасына вебинар узачак.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Шушы  көннәрдә  республика районнары буенча күчмә семинарлар башлана, аларда «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре агробизнес вәкилләренә «АПКда цифрлы трансформация» курсы турында сөйләячәкләр.


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Ир-атлар арасында шәхси зачетта Исламов Алмаз Равил улы (Бөгелмә муниципаль районы), хатын-кызлар арасында Абдулкадыйрова Гүзәл Рәшит кызы (Питрәч муниципаль районы) җиңүчеләр булдылар.  Команда зачетында Нурлат муниципаль районы командасында  катнашучылар  җиңде, алар 1 урынны яуладылар.


15
июль, 2022 ел
җомга

Кичә, 14 июльдә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте оештырган «Россия тәмнәре» гастрономия фестивале ачылды. Әлеге чара азык-төлек продуктларының төбәк брендларын алга этәрү буенча комплекслы программаның дәвамы булып тора, аны Министрлык Россия  Федерациясе   Президенты кушуы буенча 2020 елдан башлап гамәлгә ашыра.


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек тармагының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясалды. Төп спикер булып авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады.


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга заявкалар сайлап алуны игълан итә.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Форум базарның төп уенчыларын – инновацион проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләрне, дөнья дәрәҗәсендәге экспертларны һәм аналитикларны, икътисадның әйдәп баручы тармаклары лидерларын, дәүләт хакимияте вәкилләрен берләштерәчәк.


8
июль, 2022 ел
җомга

Бүген АГРОВОЛГА-2022 халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринар-ортопеды» конкурсы узды. Анда  республика буенча  57 конкурсант катнашты. Ярыш ике этапта узды. Беренче өлештә макетларда тояклар буенча үз осталыкларын  күрсәттеләр, ә икенче өлештә  инде бу  ярыш тере сыерда вакытка  узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International