Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан районнары белән киңәшмә узды, анда терлекчелек тармагының беренче яртыеллыктагы эшенә йомгак ясалды. Төп спикер булып авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады.
Түбәндәге төп темалар буенча фикер алыштылар: терлекләрне тоту шартлары, сыерларның баш саны кимү проблемасы, сөт җитештерү күләме, сарыкларны ясалма орлыкландыруны оештыру, ит җитештерү.
Бүгенге көнгә 740 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән, узган елга карата үсеш 3% тәшкил итә.
Мөгезле эре терлекләрнең баш саны буенча бары тик 11 район гына план күрсәткечләренә ирешкән. Кукмара, Әтнә һәм Саба районнары лидерлар рәтендә.
Татарстан Республикасы буенча 207 мең тонна ит җитештерелгән, шулардан 48 мең тонна - мөгезле эре терлек ите, 49 мең тонна - дуңгыз ите һәм 109 мең тонна - кош ите.
“Кош ите буенча күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсендә. Кертелгән санкцияләргә дә карамастан, кошчылар җитештерү куәтен узган ел дәрәҗәсендә саклыйлар”, - дип, билгеләп үтте министр урынбасары.