16 июльдә Питрәч авылында «Скорлупино» Бөтенроссия фестивалендә «Авылда иң көчле» турнирының төбәк сайлап алу этабы узды, анда уннарча атлетлар көч сынаштылар.
Ир-атлар арасында шәхси зачетта Исламов Алмаз Равил улы (Бөгелмә муниципаль районы), хатын-кызлар арасында Абдулкадыйрова Гүзәл Рәшит кызы (Питрәч муниципаль районы) җиңүчеләр булдылар. Команда зачетында Нурлат муниципаль районы командасында катнашучылар җиңде, алар 1 урынны яуладылар.
Ярышта бары тик авыл җирлегеннән килгән балигъ яшьтәге егетләр һәм кызлар гына катнаша алды. Алар башка катнашучылар белән бергә шәхси зачетта чыгыш ясадылар һәм үз көчләрен җитезлектә һәм чыдамлыкта, стандарт булмаган снарядлар белән күнегүләр башкаруда: покрышканы кантовкалау, фермер хәрәкәте, эстафета, баш өстеннән югарырак итеп штанга күтәрү, стан күтәрүдә сынап карадылар.
Ярышларның кульминациясе җирлек киселешендә «Беларус» тракторын Россия Көч экстримы федерациясенең бер атлеты көче белән буксирга алу буенча Россия рекордын кую булды, ул 17 секунд тәшкил итте.
Төбәк уеннарда хатын-кызлар һәм ир-атлар арасындагы ярышларда җиңүчеләр алга таба Бөтенроссия финал турнирында катнашачаклар, ул 2022 елның сентябрендә Үзәк федераль округта узачак.
Турнирлар «Россия Көч экстримы федерациясе» Гомумроссия физкультура-спорт иҗтимагый оешмасы (ФОО) катнашында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы чаралары кысаларында үткәрелә. Татарстан Республикасында аны Татарстан Республикасы Питрәч районы Башкарма комитеты ярдәмендә «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды.