Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләреннән үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарны каплауга заявкалар сайлап алуны игълан итә.
Татарстан Республикасы бюджетыннан коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә субсидияләр агымдагы елда үз территорияләрендә эчке инженерлык инфраструктурасының түбәндәге берәр объектларын ремонтлауга бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга бирелә: электр линияләрен, шул исәптән электр энергиясен автоматлаштырылган контрольдә тоту һәм исәпкә алу системаларын; комплектлы трансформатор подстанцияләрен; су белән тәэмин итү системаларын; юлларны.
Субсидияләр бирү түбәндәге нәтиҗәләрдән чыгып биреләчәк: ремонтланган электр челтәрләренең озынлыгы, ремонтланган комплектлы трансформатор подстанцияләренең саны, ремонтланган су белән тәэмин итү системаларының озынлыгы һәм ремонтланган юлларның озынлыгы, ремонтланган юлларның мәйданы.
Заявкаларлар 14 июльдән 25 июльгә кадәр кабул ителә, сайлап алу 26 июльдән 8 августка кадәр уздырылачак.
Заявкаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары түбәндәге сайтта урнаштырылган: agro.tatarstan.ru/predostavlenie-subsidii-sadovodcheskim-i.htm
Сайлап алуны уздыру турындагы игъланның нигезләмәләре буенча 221-76-32 телефоны аша төгәл аңлатма алырга мөмкин.