21 июльдә 14.00 сәгатьтә “Ашлык һәм ашлык эшләнмәләре продуктлары йөрешен күзәтүнең федераль дәүләт мәгълүмат системасы» («Ашлык» ФГИС) темасына вебинар узачак.
«Ашлык» системасында эшләү буенча укуларны «Агроаналитика үзәге» ФДБУ - Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы мәгълүмат-аналитика функцияләрен башкаручы учреждение үткәрә.
Вебинар ашлык базарында барлык катнашучылар, шул исәптән түбәндәге учреждениеләрнең хезмәткәрләре өчен файдалы булачак:
- Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм аның подведомствосындагы учреждениеләр;
- Росаккредитация;
- Росстат;
- Россия ФТС;
- Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) һәм шуңа кагылышлы оешмалар.
Презентация кысаларында теркәү тәртибе, системаны эшләтеп җибәрү сроклары, федераль дәүләт мәгълүмат системасына (ФГИСка) кертелә торган продукция, ашлык партияләрен булдыру, «элеваторлар системасы» һ.б.лар буенча алышачаклар.
Вебинарны трансляцияләү өчен сылтама: https://youtu.be/jfBB2YKfC_o