Кичә, 14 июльдә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Мәскәү Хөкүмәте оештырган «Россия тәмнәре» гастрономия фестивале ачылды. Әлеге чара азык-төлек продуктларының төбәк брендларын алга этәрү буенча комплекслы программаның дәвамы булып тора, аны Министрлык Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча 2020 елдан башлап гамәлгә ашыра.
Фестивальдә 300ләп бренд катнаша. Горький паркындагы үзәк мәйданчыкларның берсендә беренче көнне авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин булды.
“Безнең ил күптән инде үзен төп азык-төлек төрләре белән тәэмин итә һәм аларны Россия базарына гына түгел, ә экспортка чыгаруны да елдан-ел арттыра. Шул ук вакытта, һичшиксез, кулланучылар өчен күләмнәр генә түгел, киң ассортименттан сайлап алу мөмкинлеге дә мөһим. Шуңа күрә без алга таба да уникаль төбәк брендларына ярдәм итәчәкбез һәм аларны җитештерүчеләргә күпләп сатып алучылар юлына чыгарга ярдәм итәчәкбез”, - дип билгеләп үтте министр.
Татарстан Республикасыннан фестивальдә «Татар Балы», Татарстанның «Булгария» үрдәк казылыгы, Татарча каклаган үрдәк түшкәсе, «Эмиз» виноград эчемлеге, Татар чәе, Казан чәк-чәге, шулай ук «Татарские» хәләл сосискасы тәкъдим ителә.
Фестивальгә килүчеләр шулай ук Татарстан Республикасының милли десертынннан - Казан чәк-чәгеннән авыз итә һәм аны сатып ала алалар. Бу традицион ризык «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңүче булды.
Ярминкәгә килүчеләр, «Татар күн мозаикасы», «Туку» һәм «Тамбурлы шов» кебек мастер-классларда катнашып, милли татар кәсепләрендә үзләрен сынап карый алалар. Шулай ук Татарстан Республикасы «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең традицион җыр-көйләрен ишетәчәкләр.
Башкаланың 22 мәйданчыгында узачак гастрономия бәйрәме 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Ярминкәдән тыш, фестиваль кунаклары илнең иң зур фудкортын карый, иҗат, һөнәрчелек һәм кулинария мастер-классларында катнаша һәм Россия халыклары мәдәнияте белән якыннанрак таныша алачаклар.