2022 елның 21-24 сентябрендә “Казан Экспо” заманча халыкара күргәзмә үзәгендә «Kazan Digital Week» халыкара форумы - цифрлы технологияләр өлкәсендә уникаль вакыйга узачак

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Форум базарның төп уенчыларын – инновацион проектларны гамәлгә ашыручы предприятиеләрне, дөнья дәрәҗәсендәге экспертларны һәм аналитикларны, икътисадның әйдәп баручы тармаклары лидерларын, дәүләт хакимияте вәкилләрен берләштерәчәк.

«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр» блогы быел гомуми мәйданы 1000 кв.метр булган экспозициянең иң зур зонасын биләячәк. Беренче тапкыр авыл хуҗалыгы өчен уникаль проектлар тәкъдим ителәчәк, бөтен дөнья экспертлары цифрлы технологияләрне кертү тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Агро-IT өлкәсендә 200дән артык резидент агробизнесны үстерү   чишелешләрен  күрсәтәчәк.

Форумның бурычлары түбәндәгеләр:

 1. Авыл хуҗалыгына яңа цифрлы технологияләр кертү өчен уңай шартлар тудыру.

2.   Чит ил  программалары белән тәэмин ителешкә һәм җайланмаларына  бәйлелекне киметү.

3.   Агробизнеска югары квалификацияле белгечләр  җәлеп итү.

4.   Дөньякүләм һәм россия экспертларыннан  кыйммәтле тәҗрибә  туплау.  

 5.   Бер агросәнәгать комплексының  нәтиҗәлелеген арттырырга һәм ихтимал булган  хәтәрлекләрне  киметергә мөмкинлек бирә торган  мәйданчыкта эксклюзив проектлар, инструментлар һәм сервислар җыю.

Күләмле эшлекле  программа булачак, аның спикерлары Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы компанияләрендә цифрлы чишелешләрне уңышлы гамәлгә керткән белгечләр, дәүләт эшлеклеләре һәм цифрлы технологияләрне актив кулланучы компанияләр булачак.

Түбәндәге юнәлешләр буенча темалар булачак:

 * АПКны цифрлы трансформацияләү: аңа ирешү юллары (Татарстан Республикасы тәҗрибәсе)

*  Авыл хуҗалыгында дөньякүләм таләпләр

* АПКны цифрлаштыру өлкәсендә халыкара тәҗрибә алмашу

* АПКны цифрлаштыруның төп трендлары

* Цифрлаштыру стратегиясе - 2030

* Терлекчелектә һәм игенчелектә автоматлаштыру һәм цифрлаштыру

* Мәгарифтә, фәндә һәм АПК кадрларында цифрлы трансформациянең заманча таләпләре һәм чишелешләре

* Агробизнесның шәхси эшлекле программасы

Фикерләшү үзәгендә кискен һәм мөһим мәсьәләләр булачак, болар  - яңа икътисадый һәм социаль-сәяси чынбарлык шартларында авыл хуҗалыгы перспективалары һәм проблемалары, АПКда цифрлы технологияләрне  үстерү, тармакны цифрлаштыру процессында дәүләт роле һәм башка  темалар.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International