Шушы көннәрдә республика районнары буенча күчмә семинарлар башлана, аларда «РИВЦ» АҖ хезмәткәрләре агробизнес вәкилләренә «АПКда цифрлы трансформация» курсы турында сөйләячәкләр.
7 көнлек интенсив кысаларында җитәкчеләр, финанс директорлары һәм бухгалтерлар түбәндәгеләр буенча белемнәрен арттырачаклар:
- хуҗалыкта цифрлы исәпне һәм планлаштыруны ничек алып барырга,
- җитештерү процессларын цифрлаштыруга ничек күчерергә,
- үсемлекчелектә, терлекчелектә, механикалаштыруда нинди цифрлы идарә инструментлары бар.
Укулар нәтиҗәсе - предприятиегә цифрлы чишелешләр кертүнең индивидуаль планы, Казан дәүләт аграр университетыннан таныклык, шулай ук 50% финанслашу белән үз хуҗалыгыңны автоматлаштыру программасында катнашу мөмкинлеге.
АПКны цифрлаштыруга аграрийларны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү максатыннан сентябрь ахырына кадәр республиканың 15 районына бару планлаштырыла.
"РИВЦ" АҖ белән бергә үзгәрегез!