Татарстан Республикасы АПКсын цифрлаштыру турында сөйләшәбез: Россельхозбанкның «Үз фермерлыгым» мәйданчыгында Live-әңгәмә

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

21 июльдә 16.00 сәгатьтә «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин туры эфирда Республиканың агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләү стратегиясен гамәлгә ашыру этаплары турында фикер алышачак.

Тармакны цифрлаштыру буенча гамәлдәге проектлар, шулай ук республикада гамәлгә ашырыла торган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итү программалары да каралачак (50% финанслашу белән).

 Live-әңгәмә авыл хуҗалыгында бизнесны нәтиҗәле алып бару өчен Россельхозбанк оештырган уникаль платформада  - «Үз фермерлыгым» мәйданчыгында уза.

Аграрийлар өчен “Үз фермерлыгым” мәйданчыгының нинди мөмкинлекләр ачуы турында түбәндәге сайтта һәм платформаның социаль челтәрләрендә җентекләп сөйләнә: 

  • https://svoefermerstvo.ru/
  • https://t.me/svoe_fermerstvo
  • https://vk.com/svoefermerstvo.

Фикер алышуларда  катнашу өчен очрашуга түбәндәге  сылтама буенча кушылырга  мөмкин:   https://svoefermerstvo.ru/agromnenie/talks/391.

«РИВЦ» АҖ белән бергә Live-әңгәмәгә кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International