Бүген АГРОВОЛГА-2022 халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы ветеринар-ортопеды» конкурсы узды. Анда республика буенча 57 конкурсант катнашты. Ярыш ике этапта узды. Беренче өлештә макетларда тояклар буенча үз осталыкларын күрсәттеләр, ә икенче өлештә инде бу ярыш тере сыерда вакытка узды.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашты.
“Әлеге конкурс Россиядә беренче тапкыр үткәрелә, киләсе елга АГРОВОЛГА сезнең катнашуыгызны тагын көтеп кала, бу өлкәдә тагын да көчлерәк һәм тәҗрибәлерәк булып килерсез, дип уйлыйбыз, Татарстанда гына да елга уртача 260 мең баш терлек чистартыла, ә ихтыяҗ - 600 мең баш. Безгә бу өлкәдә сезнең тәҗрибәгез һәм осталыгыгыз бик кирәк”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Конкурска йомгак ясап, өч җиңүчене билгеләделәр. Беренче урынны Түбән Кама районыннан Илья Бикеев алды, икенче урынны - Балтач районыннан Дилүс Вәлиев, өченче урынны Мамадыш районыннан Рөстәм Рәҗанов алды.
Конкурста шулай ук «Иң яшь катнашучы» номинациясе каралган иде, анда 1998 елда туган Дилүс Вәлиев җиңүче булды һәм «Иң өлкән катнашучы» номинациясендә 1959 елда туган Гелүс Сәлимов алдынгы булды.
Калган конкурсантларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.