Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «Казан Экспо» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе мәйданчыгында оештырылган «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе экспозициясе белән таныштылар. Күргәзмәдә шулай ук Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомаз да булды.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Зеленодольск районының биш һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләренә үз продукциясе җыелмаларын бүләк итте. “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” АҖеннән 55 гаилә бүләк алды. Алар арасында - 10ар һәм 9ар балалы гаиләләр бар. Шулай ук 8 балалы 4 гаилә бар. Балаларның гомуми саны - 309. Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты күп балалы гаиләләргә барлыгы 384 кг продукция тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кулланучылар кооперациясе оешмаларына махсус техника - автолавка һәм икмәк ташу техникасы тапшырды. Тантанада Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм Брянск өлкәсе Губернаторы Александр Богомаз катнашты.
Бүген «АГРОВОЛГА 2022» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм «ФосАгро-Регион» («ФосАгро» төркеменә керә) генераль директоры Андрей Вовк бер ел элек «АГРОВОЛГА 2021» күргәзмәсендә Татарстан белән «ФосАгро-Регион» арасында минераль ашламалар өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүне гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Республикасында «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында сөт юнәлешендәге нәселле эре мөгезле терлекләр конкурсы узды. Иң күркәм исемен алу өчен голштин токымлы 40 тана ярышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Голестан провинциясе Губернаторы Али Мөхәммәд Занһане белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров да катнашты.
Бүген «АГРОВОЛГА 2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Ленар Гарипов, Илкүләм сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов, шулай ук Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов катнашты.
Бүген “Казан Экспо” күргәзмә үзәгендә «Агроволга-2022» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел анда Россиянең 42 төбәгеннән, шулай ук Төркиядән, Белоруссиядән, Көньяк Кореядан, Австралиядән һәм Нидерландтан 415 компания катнаша.
6-8 июльдә бөтен Россиядән аграрийлар агросәнәгать комплексының соңгы казанышлары белән танышу, шулай ук эшлекле чаралар кысаларында тармак үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен АГРОВОЛГА күргәзмәсендә очрашалар. 2022 елда эшлекле программа яңартылган форматта узачак һәм күргәзмә экспозициясенә һәм атмосферасына максималь рәвештә интеграцияләнәчәк, шулай ук практик мастер-класслар һәм демонстрацион күрсәтүләр булачак.
Казан чәк-чәге - «Россия тәмнәре - 2021» төбәк азык-төлек продуктлары брендларының илкүләм конкурсы җиңүчесе - Мәскәүгә фестивальгә бара! 14 июльдән 17 июльгә кадәр башкалада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Мәскәү Хөкүмәте ярдәмендә оештырылган «Россия тәмнәре» гастрономия фестивале узачак. Ул азык-төлек продуктларының төбәк брендларын алга этәрү буенча масштаблы программаның чираттагы этабы булачак, аны Министрлык Россия Президенты кушуы буенча 2020 елдан бирле үткәрә.