Бүген «Әлки» кулланучылар кооперативында Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмаларының 2022 елның 1 яртыеллыгындагы эшчәнлегенә йомгаклар буенча семинар-киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Россия Федерациясе Кулланучылар берлеге советы әгъзасы, Татарстан Кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.
Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегенең төп бурычларыннан берсе - республиканың ерак урнашкан һәм кешеләр саны аз булган җирлекләрен көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итү. Аларның саны елдан-ел арта бара, бу Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегенең максатчан эш алып баруы турында сөйли.
Практик өлештә катнашучылар “Әлки” кооперативының объектларында булдылар. Беренче объектлар: дару-техник чимал склады, макулатура һәм йон склады, теплица, сугым цехы, ярымфабрикатлар әзерләү цехы, шулай ук үз продукциясе күргәзмәсе булды. Катнашучылар шулай ук Әлки муниципаль районы кооперативлары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары продукциясенең күргәзмәсе белән таныштылар.
Киңәшмәдә әзерләү эшчәнлеге, җитештерү тармагы, ваклап сату, җәмәгать туклануы, кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук техник җиһазлау кебек мәсьәләләр каралды
Җирле продукция җитештерү күләме бер миллиард 193 миллион сумнан артык тәшкил иткән, узган ел белән чагыштырганда үсеш - 22 процент.
“Безнең бурыч – авыл халкы үз продукциясен сата алсын, акча эшли алсын, аларның тормыш дәрәҗәсе күтәрелсен, керемнәре артсын, ә шәһәр халкы, алыпсатарларның озын чылбырына эләкмичә, сыйфатлы азык-төлек продуктлары сатап ала алсын өчен эшне тиешле дәрәҗәдә оештыру”, - дип билгеләп үтте Наил Залаков.
Бүгенге икътисадый вәзгыятькә карамастан, республиканың кулланучылар кооперациясенә Татарстан Республикасы Президенты, Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ягыннан җитди ярдәм күрсәтү дәвам итә.