ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстанда 1,5 мең т бәрәңге җыеп аласы калган, дип хәбәр итте республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.


4
октябрь, 2013 ел
җомга

Чүпрәле муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең актлар залында хуҗалыклар һәм агрофирма филиаллары җитәкчеләре, зоотехниклары һәм ветеринария белгечләре катнашында үткәрелгән киңәшмә-укуда да сүз, нигездә, терлекчелек тармагын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Киңәшмә-уку эшендә район башлыгы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов һәм Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе профессоры Наил Сафиуллин катнашты.

2013 елның 4 октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда һәр гектардан 113,9 мең т бәрәңге казылган. Мәйданнарның 6,3  мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 79 проценты. Уртача уңыш - 180 ц/га тәшкил итә.


3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013 елның 3 октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда 782,6 мең т шикәр чөгендере казып алынган, уртача уңыш - 350 ц/га тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан киләсе язда чәчеләчәк орлыкларны 15 октябрьгә кадәр калибрлап бетерү бурычы куела.


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсе үсешен тәэмин итү өчен инновацион эшчәнлек алып бару, югары технологияләргә таянып эш итү мөһим. Шуны истә тотып, 20 сентябрь көнне республикада әлеге тармакны модернизацияләү турындагы иң яхшы проектларны ачыклау буенча бәйге игълан ителде.

Агросәнәгать паркына ММЧ вәкилләре өчен экскурсияне генераль директор Олег Власов үткәрде. Аның аңлатуынча, комплексның төп өстенлеге шунда: ул фермерларга аралашчылардан башка гына үз продукциясе белән сәүдә итү, производствосын ачу мөмкинлеге тудыра. Дүшәмбе Казанның башка базарларындагы кебек биредә санитар көн дип игълан ителгән.

Арча муниципаль районы Көтек авылында тау өстендә элек сарык фермалары иде. Колхоз беткәч, алар да бушап калган. Бәхеткә, биредә яшәүче Дамир Шакирҗанов әнә шул торакларны алып эшмәкәрлеккә керешкән. “Үземнең малларны, олы яшьтәге әнинең сыерын шунда менгереп куюдан башлаган идем эшне”, — ди ул.


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

2013 елның 1октябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда быел Татарстанда  гектардан 110,9 мең т бәрәңге казып алынган. Мәйданнарның 6,2 мең га җыеп алынган, бу фаразланган күрсәткечнең 77 проценты дигән сүз. Уртача уңыш - 180 ц/га тәшкил итә.

Балтач муниципаль районы – булачак уңыш­ның нигезен салуда мө­һим роль уйнаган, җир эш­кәртү буенча быел да республикада әйдәп баручы төбәк. Алар инде барлык мәйданнар­ның 92 процентын эшкәртергә өлгергән. Әтнә, Актаныш, Зәй һәм Теләче районнарында да җир эшкәр­түгә игътибарны киметмиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International