«Россия - Минем тарихым» тарихи паркы Россиядә иң масштаблы мультимедиа комплексы булып тора. Анда иге-чиге күренмәс илебезнең бөтен тарихы борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр һәрьяклап һәм мавыктыргыч итеп күрсәтелгән, катнашучылар - 15 төбәктән. Әлеге проектның максаты – үткән вакыйгаларга дөрес бәя бирү.
Быел Татарстан Республикасында 40лап «Тәмле җомга» узды. Чаралар министрлыкларда, муниципаль оешмаларда, финанс оешмаларында, телерадиокомпанияләрдә узды.
3 июльдән 5 июльгә кадәр «Казан Экспо»да «АГРОВОЛГА 2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узды. Россиянең 42 төбәгеннән һәм 4 илдән 400дән артык компания 48 гектарда АПКның төрле өлкәләрендә: авыл хуҗалыгы техникасы һәм запас частьләр, үсемлекчелек, терлекчелек, цифрлаштыру, авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, эшкәртү һәм төрү, авыл хуҗалыгында төзелеш һәм башка күп юнәлешләрдә үзләренең яңа эшләнмәләрен халыкка күрсәттеләр.
Татарстан Республикасының аерым районнарында урып-җыю эшләренә керештеләр. Бүгенге көнгә республика буенча 4085 тонна ашлык суктырылган, бер гектардан уртача уңыш 31,7 центнер тәшкил итә.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы көзге һәм язгы бөртекле культуралар чәчүлекләрендә үсемлекләрдә яфрак авырулары – ончыл чык күренүе турында хәбәр итәләр
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерү өчен грант алуга конкурс сайлап алуында катнашу өчен гаризалар кабул итүне игълан итә.
Республикада терлек азыгы әзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә 287 мең тоннага якын печән һәм 1 млн 478 мең тонна сенаж әзерләнгән.
Бүген Лаеш районының Нармонка авылында Казан дәүләт аграр университетының Агробиотехнопаркы һәм РФА КазФҮ ФТҮнең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) базасында «Агрария фәне көне – 2024» узды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре вәкилләре, Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, агрономнар һәм агроинженерлар катнашты.
2024 елның 9 - 11 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумы узачак. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә шунда турыдан-туры катнашып һәм онлайн-форматта узачак.
2024 ел башыннан Татарстан Республикасы аграрийлары Россельхозбанктан 10,4 млрд сум акча алганнар, шуларның 9,9 млрд сумы ташламалы шартларда бирелгән. Бу хакта Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разинга һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка «АГРОВОЛГА - 2024» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә хәбәр итте.