Марат Җәббаров Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре эше белән танышты

2024 елның 19 октябре, шимбә

Республикада14 сентябрьдән Казан шәһәрендә 13 мәйданчыкта, Чаллыда һәм Зеленодольск районында 2шәр мәйданчыкта, Түбән Камада 3 мәйданчыкта һәм муниципаль районнарда төрле даимилектә гадәттәге көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

Бүген Казандагы сәүдә мәйданчыкларының эшен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров бәяләде. Министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов белән Ленинград һәм Кәрим Тинчурин урамнарындагы сәүдә рәтләрен карап чыктылар.

Ярминкәләрдә, һәрвакыттагыча, фермерлардан, кооперативлардан һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән натураль продуктларны отышлы бәяләрдән сатып алырга мөмкин иде.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә өлкәннәр өчен хәйрия чәй өстәлләре оештырылган.

Узган 5 ярминкә атнасы йомгаклары буенча 367,1 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган, шулардан: 3 130,3 тонна яшелчә, шул исәптән 2 124,9 тонна бәрәңге, 82,5 тонна үлчәүле сөт, 235,9 тонна шикәр, 904,9 мең данә тавык йомыркасы, 346,8 тонна ит, шул исәптән 201,0 тонна сыер ите.

Ярминкәләр уздыруга 4 66 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән.

Ярминкәләрне 2024 елның 29 декабренә кадәр үткәрү планлаштырылган (16 ярминкә атнасы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International