Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен чыгымнар өлешен каплауга гаризалар кабул итүне озайту турында игълан итә

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 15 июнендәге 452 номерлы карары нигезендә сөт юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, өч яшьтән зуррак бияләр тотуга һәм яшь кош-корт сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гаржданнардан гаризалар кабул итүне 2024 елның 25 октябренә кадәр озайту турында хәбәр итә.

Мәгълүматны төгәлләштерү өчен элемтәләр:

(843) 221-76-48, 8 (843) 221-76-88 (8801), 8 (843) 221-76-88 (8881).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International