Татарстан Республикасында сөт продукциясен экспортлау 39,7%ка артты

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

2024 елның октябрь башына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме агымдагы бәяләрдә 305,4 млн доллар тәшкил итә. Бу - 2024 елга каралган план күрсәткеченнән 66,7%. Агросәнәгать комплексы продукциясен 258 тышкы икътисадый эшчәнлектә катнашучы дөньяның 52 иленә экспортлый. 2023 елда Татарстан Республикасы АПК продукциясе агымдагы бәяләрдә фактта 457,6 млн долларга экспортланган. Татарстан Республикасында чит ил базарларына сөт продукциясе җибәрү арта.

Сөт эшкәртү өлешендә сөт продукциясен экспортлауны арттыруда «Вамин Татарстан» ҖЧҖ, «Апас сөт комбинаты» ҖЧҖ һәм «Касымовский «сөт комбинаты» ҖЧҖ үзләреннән зур өлеш кертәләр. Россия Федерациясендә сөт җитештерү күләменең 6,5%ы Татарстан Республикасына туры килә. Узган ел йомгаклары буенча 2,19 млн тонна сөт җитештерелгән.

Бүгенге көнгә 15,1 млн долларлык сөт продукциясе экспортланган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 37,9%ка күбрәк. Җибәрелгән сөт продукциясе күләме натураль үлчәмдә 7,6 мең тонна тәшкил итте: сөт һәм сөт өсте - 9,7 млн долларга, туңдырма - 3 млн долларга, сырлар һәм эремчек - 1,5 млн долларга, сөт сүле - 425 мең долларга.

Республиканың сөт продукциясе Якын Көнчыгышка һәм Кавказга, Азиягә һәм Төньяк Африка илләренә экспортлана. Төп илләр - Кытай, Һиндстан, Иран һәм Таможня берлеге илләре.

Сөтчелек тармагы предприятиеләре вәкилләре билгеләп үткәнчә, Россия продукциясе чит ил партнерлары тарафыннан югары бәяләнә. Заводларны модернизацияләү, җитештерү процессын оптимальләштерү, шулай ук дәүләт тарафыннан ярдәм итү экспортны үстерүгә һәм куелган бурычларны үтәүгә кызыксынуны арттыра.

Татарстан Республикасының экспорт мөмкинлеге инвестиция проектларын, шул исәптән «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International