16 октябрь — Бөтендөнья икмәк көне

2024 елның 16 октябре, чәршәмбе

Бөтендөнья икмәк көне -16 октябрьдә билгеләп үтелә торган бәйрәм.

Татарстанның азык-төлек базары үсә, республика үз җитештерүе исәбенә үзен төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итә, шул исәптән икмәк белән тәэмин ителеш Татарстанның һәр кешесенә исәпләнгән норма буенча 100% тәшкил итә. Республика министрлыклары һәм ведомстволары җирле товар җитештерүчеләрен сәүдә челтәрләренә, шул исәптән федераль челтәрләргә чыгаруга юнәлдерелгән системалы эш алып баралар.

Югары нәтиҗәләргә агротехник чараларны төгәл үтәү, яңа технологияләр кертү, тармакка уникаль белгечләр җәлеп итү нәтиҗәсендә ирешелә.

Төбәктә икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерүне 70кә якын предприятие гамәлгә ашыра. Тармакта 3,5 мең кеше эшли. Тармак предприятиеләренең куәте елга 286,8 мең тоннага якын икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерергә мөмкинлек бирә.

Төбәктә тармакның иң эре предприятиеләре: «Чаллы - Икмәк» АҖ, «Икмәк-кондитер комбинаты» ААҖ, «3 нче Казан икмәк заводы» АҖ, «Түбән Кама икмәк комбинаты» АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International