Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) Татарстанда эре инвестпроектларны гамәлгә ашыруга 7 млрд сумнан артык акча җибәрде

2024 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елдан башлап Россельхозбанк ярдәме белән 6 эре инвестиция проекты гамәлгә ашырылды. Финанс ярдәменең гомуми күләме 7,4 млрд сум тәшкил итте. Мөслим, Азнакай, Лениногорск һәм Бөгелмә районнарында яңа сөт-товар фермалары һәм терлекчелек комплекслары төзелде. Объектлар 10 350 башка кадәр савым сыерларын, шулай ук 5100 баш токымлы яшь сөт терлеген тотарга мөмкинлек бирә.

Агымдагы елда Банк тагын 4 эре инвестиция проектын финанслый. Хәзерге вакытта Лениногорск районында 390 савым сыерына исәпләнгән сөт-товар фермасының икенче чираты, Кайбыч районында 3700 башка исәпләнгән сөт-товар фермасының икенче чираты, Мөслим районында сугару системасының икенче чираты һәм Бөгелмә районында элеватор комплексы төзелә. Банк тарафыннан финанс ярдәменең гомуми күләме якынча 6 млрд булачак.

“Татарстанда сөт терлекчелеге тармагы югары темплар белән үсә: сөт җитештерү күләме буенча республика, гадәттәгечә, Россия субъектлары арасында беренче урында тора. Әлеге тармак үсешенә Россельхозбанк та зур өлеш кертә, ул эре агрохолдингларга да, шулай ук кече хуҗалыкларга да һәрьяклап ярдәм күрсәтә”, – дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.

Гомумән алганда, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы эре, урта һәм кече бизнес предприятиеләренә яңа объектлар төзүгә бәйле 17 инвестиция проектын гамәлгә ашыруда финанс ярдәме күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International